7 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Балалар бакчасына түләү артмый
Киләсе елдан балалар бакчасында нәниләрне карау һәм тәрбияләү өчен уртача түләү күләме артачак. Бу көннәрдә генә әлеге үзгәрешләрне раслаган Министрлар Кабинеты карары дөнья күрде. Матбугат чаралары яңа бәяләр белән әти-әниләрне дә сөендерергә ашыкты. Китерелгән саннар гына балаларын бакчага йөрткән әти-әниләрне гаҗәпкә калдырды. Бакчага түләү артмый, ә бермә-бер кими булып чыга...
-
Укытучы шпаргалка белән тотылган
Укытучыларның БДИ бирү вакытында бер мөгаллимнең киеменнән алдан әзерләнгән шпаргалка килеп чыга. Әмма... Ул укытучыны барыбер имтиханга кертәләр. Шушы көннәрдә Татарстан укытучылары БДИ бирде. Казанның 110 нчы лицеенда укытучы шпаргалка белән тотыла. Ә 96 нчы гимназия укытучысына хәтта ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килә. Кайгырудан аның хәле начарая. Гомумән алганда барлыгы...
-
Бүген 352 нче Орша укчы девизиясенең 75 еллыгына багышланган митинг үтте (ФОТОЛАР)
-
Шәһәр мэры Линар Закиров яшьләр белән очрашты
"Миллениум" яшүсмерләр клубы янә бар көченә эшли башлады. Быел җәй аңа капиталь ремонт ясадылар, җимерелеп барган бина хәзер ялт итеп тора. Биредә барысы да яңартылган: бина фасады да, түбәсе дә, эчке ягы да. Монда, кабинетлардан тыш, зур спорт һәм конференц заллар бар. 1 ноябрь көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов гамәлгә...
-
Бөгелмәдә иртәгә җылытачак
Кыш ае җитмәсә дә, җир өстенә кар инде ныклап ятты, суыклар да бөтенләйгә килде, дип уйлаган идек. Тик ялгышканбыз. Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртәгә көндез температура 0 градустан 5 градуска кадәр җылы булачак. Юеш кар, яңгыр явуы көтелә. Төнлә температура минус 7 градуска кадәр төшәчәк. Бу исә юлларда бозлавыклар хасил булуга...
-
Россия БДИдан баш тартмаячак - Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы:
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Ольга Васильева Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарыннан (БДИ) баш тартмаячакларын белдергән. Шуның белән бергә Васильева мәктәп белем системасының үзгәрә башлаячагын билгеләп үткән. Ул мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре кертеләчәген, ягъни мәктәп контроль эшләре бөтен Россия буйлап үзәкләштерелгән тәртиптә бер үк көнне язылачагын һәм бердәм критерийләр буенча...
-
Бөгелмәдә яңа җитәкче
Зеленая Роща авыл җирлеге башлыгы вазифасына 2 ноябрьдән Денис Мөсәгыйть улы ХИКМӘТОВ билгеләнде. Яңа җитәкчене бөгелмәлеләргә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров тәкъдим итте. Денис Хикмәтов Бөгелмәдә туган, Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын финанс-салым хезмәтендә башлап җибәрә. 2011-12 елларда ул "Медуница" ҖЧҖ юрисконсульты, соңыннан әлеге җәмгыятьнең куркынычсызлык...
-
Бөгелмәле Россия чемпионатының беренче финалында җиңү яулады
Татарстан вәкиле, Бөгелмәле, Риода үткән Олимпиа уеннарында катнашучы Александр Красных Казан шәһәрендә старт алган 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатының беренче финалында җиңү яулады, дип хәбәр итә kazanfirst.ru.
-
Шоферлардан 15,4 млн сум акча каерганнар
Татарстан суд приставлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейдка чыгып җинаятьчеләрне тоткарлаганнар. Эчеп руль артына утыручылардан һәм медицина тикшерүе узарга теләмәүчеләрдән узган айда суд приставлары 15,4 миллион сум акча түләтә алган. Мал мөлкәткә 60 арест төзелгән, 692 татарстанлыны бурычлары аркасында чит илгә чыгармаганнар.
-
Хөкүмәт дәүләт органнарына гражданнардан 85 төр белешмәне таләп итүне тыйды
Премьер-министр Дмитрий Медведев дәүләт ярдәме күрсәтелгәндә гражданнардан дәүләт органнарында булган документларны сорауны тыючы боерыкка кул куйды. "Имзаланган боерык нигезендә Федерация субъектларының муниципаль һәм җирле үзидарә органнары таләп итүче документлар һәм белешмәләр башкарма хакимиятнең аерым федераль органнар карамагында булган исемлек расланган. Исемлектә башкарма хакимиятнең 25 федераль органы тарафыннан тәкъдим ителүче 85...
-
Шәһәр мэры Бөгелмә урамнарын ничә көндә тәртипкә китерергә кушты
Бүген шәһәр мэриясендә узган Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конковка катгый рәвештә шелтә белдерде: - Карның һәрвакыттагыча һич көтмәгәндә ява торган гадәте барлыгын беләбез, Бөгелмә районы республикада иң карлы төбәк булуын да беләбез. Чаналар инде җәйдән үк әзерләнгән иде....
-
Һәр шимбә газетабыз сайтында үтүче эксклюзив конкурс: “Шимбә күчтәнәче”нең җиңүчесен редакциябездә көтеп калабыз!
Үткән атнада газетабыз сайтында узган эксклюзив конкурс: "Шимбә күчтәнәче" мәкаләсе астында ике кеше үз комментариен калдырды: Әлфирә белән Әлфия апабыз. Әлфирә ханым өлгеррәк булып чыкты, шуңа күрә дә, "Шимбә күчтәнәче"нең үткән атнадагы җиңүчесе - Бөгелмә шәһәреннән Әлфирә Галәүтдинова. Аны "Бөгелмә авазы" газетасы редакциясендә матур тартмалы дәһәр чәе көтә! Килеп алыгыз!...
-
Яңа ел каникуллары кыскартыла
Россия халкы алда көтелгән Яңа ел каникулларында гадәттәгедән азрак ял итәчәк. 2017 елда Яңа ел бәйрәме ялларының кыскаруы Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыгарган карарга бәйле, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Шулай итеп, якшәмбе көн булган 1 гыйнвар һәм шимбә көн булган 7 гыйнвар эшләми торган бәйрәм көннәренә туры...
-
Бөгелмә мөхтәсибәте "Ибадат аль-Исламия" китабы буенча викторина оештырды (ФОТОЛАР)
-
Фәридә Төхвәтуллина өченче мәртәбә әни булды
"Sиңа Mиннән Sәлам!" тапшыруын алып баручы Фәридә Төхвәтуллина 25 октябрь көнне ир бала алып кайтты. Әни булырга әзерләнеп йөрүен журналистлар да белми калды хәтта. Моңарчы алар ире Илшат белән Мәликә, Зәринә исемле кызлар үстерәләр иде. Алып баручы күптәннән өч бала әнисе булырга хыялланган. Өченчесен дә үзе тапкан. Ә исемгә килгәндә,...